Мы в социальных сетях

Описание:

Яр Чаллы шәһәре  муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты мәгариф идарәсенең  гомуми белем бирү бүлеге Яр Чаллы шәһәре  Башкарма комитеты мәгариф идарәсенең структур бүлекчәсе булып санала.

 Бүлек эшчәнлегенең төп максаты булып гомуми белем бирү программалары буенча яшь буынга түләүсез гомуми  башлангыч, төп, урта (тулы) белем бирү тора.

  Бүлек түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашыра:

1)  гражданнарның конституцион хокукларын тормышка ашыру өчен гомуми белем алуга шартлар тудыра;

2)  муниципаль  белем бирү йортларының эшчәнлеген  оештыра һәм уставка нигезләнгән  эшчәнлекне үтәүгә булышлык итә;

3)   гомуми белем бирү йортларының хокукый-норматив базасын формалаштыруда, үз компетенциясеннән чыгып, белем бирү эшчәнлеге белән җитәкчелекне белем сыйфатын тәэмин итүгә юнәлдерә;

4)   үз компетенциясе чикләрендә, балалар санын исәпкә алу һәм аларга укырга  мөмкинлек тудыруда  гомуми  башлангыч, төп, урта (тулы) белемне (гомуми белем бирү) программаларга нигезләнеп тормышка ашыра;

5) мәгариф үсеше тенденциясен анализлау һәм фаразлауны, белем бирү программалары үсеше максатларын һәм өстенлекләрен нигезләүне гамәлгә ашыра;

6)  дәүләт йомгаклау аттестациясе, чыгарылыш имтиханы, индивидуаль укыту (өйгә йөреп укыту) аша белем бирү системасында укыту-тәрбия процессына сәламәтлекне саклау технологияләрен кертүне хуплый;

7)  муниципаль  белем бирү системасының алга китүен һәм үсүен тәэмин итүдә укыту-методик һәм материаль-техник базаны ныгытуга ярдәм күрсәтә;

8)  мәҗбүри дәүләт белем бирү стандартының минимумына  нигезләнгән  белем бирү  программалары эчтәлеген, укыту планы үтәлеше мониторингларын гамәлгә ашыра  һәм аның өчен шартлар тудыра;

9)  махсус педагогик программаларга нигезләнеп, физик сәламәтлекләре чикле, акыл, коррекция  үсешендә тайпылышы булган балаларның социаль адаптациясе буенча эшне оештыра;

10)  муниципаль белем бирү системасы өлкәсендә статистик хисапларны тиешле  дәрәҗәдә туплый, анализлый һәм тапшыра;

11)  үз компетенциясе чикләрендә, муниципаль белем бирү системасы учреждениеләре белән  белем бирү йортлары арасындагы мөнәсәбәтләрнең хокукый актларын җайга сала һәм аларны  үтәү мониторингын булдыра;

12)  муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген лицензияләү, аккредитацияләүгә ярдәм күрсәтә;

13)  муниципаль  гомуми белем бирү системасы учреждениеләренең белем бирү сыйфатын күрсәтү мониторингын булдыра;

14)   муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләренең эшчәнлегеннән чыгып мониторинг алып бара;

15)  белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә идарә итү эшчәнлегендә  мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтә;

16) мәктәпкәчә, мәктәп, һөнәри  белем һәм тәрбия бирүгә инновацион процесслар  өлкәсендә яраклашуны тәэмин итә;

17)  муниципаль белем бирү учреждениеләрендә  Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы  законнарына, муниципаль хокукый актларга нигезләнеп түбәндәге белем бирү  юнәлешләрен:

-  укучыларның арадаш дәүләт (йомгаклау) аттестациясе ;

-  олимпиадалар;

-  профиль һәм профиль алды белем бирү;

-  эксперименталь эшчәнлек;

-  инновацион эшчәнлекнең үтәлешен тәэмин итә.

18) муниципаль белем бирү учреждениеләрендә милли белем программаларының эчтәлеген  анализлый һәм контрольдә тота;

19) муниципаль белем бирү системасындагы милли учреждение педагогик кадрларының  аттестация үтүенә булышлык итә;

20) муниципаль белем бирү системасындагы милли учреждениеләрнең укыту планнарына экспертиза үткәрә, анализлый һәм үтәлешен контрольдә тота;

21) муниципаль  мәктәпкәчә, башлангыч, гомуми, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә милли белем һәм тәрбия дәвамчанлыгына җитәкчелек итә;

22) муниципаль мәгариф системасындагы милли учреждениеләрдә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарының үтәлешен  контрольдә тота;

23) балаларның милли белем алуга хокукларының үтәлешен анализлый һәм яклый;

24) милли белем һәм тәрбия системасы буенча мәгълүматлар туплый;

25) башлангыч, төп, урта гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыра торган милли белем бирү учреждениеләрендә укырга тиешле балаларның исәбен ала;

26) муниципаль белем бирү системасындагы милли учреждениеләрнең эшчәнлеген өйрәнә;

27) милли белем һәм тәрбия буенча статистик мәгълүматлар җыя, аларны гомумиләштерә һәм анализлый;

28) милли программалар эшчәнлеген оештыруда өстәмә белем бирү учреждениеләре белән үзара эшчәнлек оештыра;

29) үз компетенциясе чикләрендә, милли якшәмбе мәктәпләре эшчәнлеген контрольдә тота.


Хезмәткәрләр:


Четверг, 28 сентября 2023, 10:35