Мы в социальных сетях

Описание:

Яр Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы студентлар хезмәт отрядлары үзәге» муниципаль автономияле учреждениесе Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесенең 2008 елның 31 мартындагы 726 номерлы карары нигезендә эшли башлый.

Әлеге үзәк шәһәр яшүсмерләре һәм яшьләренең вакытлыча һәм даими мәшгульлегенә ярдәм күрсәтүче хезмәт булып тора. Ул шулай ук шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләренә яшь кадрлар турында мәгълүмат җиткерүдә комплекслы ярдәм күрсәтә.

Үзәк эшчәнлегенең төп юнәлешләре: укучыларны, студентларны һәм шөгыле булмаган яшьләрне эшкә урнаштыру, студентларның хезмәт отрядлары хәрәкәтен үстерү, эшкә урнашу һәм профориентация мәсьәләләре буенча булышлык итү.

Учреждениенең (http://www.trudcenter.algachelny.ru/) сайты эшләп килә, анда вакансияләрнең мәгълүмат базасы урнаштырылган. Сайтта шулай ук теләсә кайсы эш бирүченең учреждение белгечләре ярдәменнән башка да вакансияләр турында мәгълүматларын урнаштыру мөмкинлеге бар. Учреждение социаль челтәрләрдә дә урын алган (http://vk.com/trudchel).

Эш эзләүчеләргә төрле график белән, вакытлыча һәм сезонлы эшләр тәкъдим ителә. Эшкә урнашканда, үзәк, эш бирүче белән эш эзләүче арасында арадашчы ролен үти. Мөрәҗәгать итүче һәр кешегә теге яки бу өлкәдә ул теләгән эшне сайлау буенча эш индивидуаль якын килү рәвешендә оештырылган.

Адресы: 423806 ТР, Яр Чаллы шәһәре, Комаров урамы, 24 йорт (ЗЯБ, 16/3), аерым керү урыны, 5 этаж.

Телефоннары: 8 (8552) 92-25-05; 92-25-02; 92-25-01

Факсы: 8 (8552) 92-25-05; 92-25-02 


Төп төркем МАУ «НЦСТО» (VK)

Яшьләр өчен эш эзләү төркеме (VK)

Яшьләргә һөнәри белем бирү буенча эшләүче төркем

Телеграмм каналы

Муниципаль учреждениеләр турында мәгълүматларны урнаштыру өчен учреждениенең рәсми сайтындагы бите.gov.ru


Җитәкче:

Вәлиев Рафаэль Илгизәр улы

«Яр Чаллы студентлар хезмәт отрядлары үзәге» МАУ директоры

Хезмәткәрләр:

Норматив документлар


Пятница, 1 декабря 2023, 10:06